Татарстанда битлек һәм перчаткалар киеп йөрүгә карата ташламалар ясыйлар

-- Лейла

Татарстанда җәмәгать урыннарында маска-перчатка-киеп йөрү режимын гамәлдән чыгардылар һәм пандемия аркасында кертелгән кайбер чикләүләрне бетерделәр. Бу хакта бүген ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Шулай итеп, документ нигезендә, 8 июньнән халыкка җәмәгать урыннарында маскаларсыз йөрергә рөхсәт ителәр, әмма маска-перчатка киеп йөрү- режимы ваклап сату объектларында, пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда, таксины да кертеп, транспорт чараларында гамәлдә булуын дәвам итә.

8 июньнән ваклап сату объектларының эш режимы буенча чикләүләр бетерелә — кибетләр тәүлек буе эшли ала.

Шулай ук 8 июньнән башлап, Роспотребнадзор алдан хәбәр иткән очракта, гражданнарны шифаханәләргә урнаштыру һәм кабул итү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта балалар сәламәтләндерү лагерьлары ябык булып кала.

Чыганак:"БИЗНЕС Online".

Бәйле