Табиб Александр Мясников коронавирус белән зарарлануның тагын бер сәбәбен атый

-- Лейла

Коронавирус белән хәл мониторингы буенча мәгълүмат үзәге җитәкчесе, табиб Александр Мясников хәбәр иткәнчә, курку —  COVID-19 зарарлану сәбәпләренең берсе. Бу хакта ул «Россия-1»телеканалы эфирында әйтте.

«Стресс синең гормоннарыңны сарыф итә, синең иммунитетны сакларга көчең җитми… мин сезгә табиб буларак әйтәм: кеше зарарланудан курка, ул зарарлана һәм авырый», — дип аңлатты ул.

Мясников сүзләренә караганда, бу гипотеза күселәрдәге тәҗрибә белән расланган. Табиб билгеләп үткәнчә, курккан кимерүчеләр стресска бирелмәгән кешеләргә караганда ешрак һәм озак вакыт дәвамында чирләгән.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле