Киләсе атна башында нинди һава торышы көтелә?

-- Лейла

Киләсе атна башында Татарстан территориясендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

8 июньдә синоптиклар аязучан болытлы һава, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан булыр дип ышандыра. Кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, яшен булуы ихтимал. Көньяк — көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын җил,яшен вакытында 15-20 м/с га кадәр көчле җил.

9 июньдә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы 11-16 градус җылы булачак, көндез максималь температура 23-28 градуска кадәр күтәреләчәк.

10 июньдә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук аязучан болытлы һава вәгъдә итә, төнлә урыны белән яңгыр. Көндез кайбер районнарда яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, яшенле яңгыр вакытында 15-20 м / с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы 12-17 градустан югарырак булачак, көндез максималь температура 22-27 градус җылылык булачак.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле