Июньнең кайсы көннәрендә үсентеләр утыртырга ярамый?

-- Лейла

 6 июньнән ай кимүгә таба бара һәм бу 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ә 21 июньдә исә инде яңа айны күрергә мөмкин булачак. Бакчачыларның кайберләре ай каленьдаре буенча яшелчә, җиләк-җимеш утырта. Алдагы атнада кайсы яшелчәләрне нинди көннәрдә утыртырга мөмкин соң?

12, 13, 17, 18, 23, 30 июнь көннәрендә кыяр, помидор, баклажан, редиска, татлы борыч, суган, кәбестә, кишер һәм бәрәңге утыртырга була.

Чәчәкләргә килгәндә, 12, 13, 23, 26, 27, 28, 29, 30 июньдә берьеллык чәчәкләр утырту уңышлы булачак. Ә күпьеллык чәчәкләрне утырту өчен 12, 13, 17, 18, 28, 29, 30 июньнәр әйбәт.  Ә менә 5, 20, 21, 22 июнь көннәрендә үсентеләр утырту киңәш ителми.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле