Урманнан аккан яңгыр суы суган, бәрәңге, петрушка һәм… тавыкларны агызган! [видео]

-- Лейла

Кама Тамагы районы Чаллы авылыннан ерак түгел генә урман тирәсендә бүген ишеп яңгыр яуган. Басуда җыелган сулар авылга агып төшеп, авыл башындагы ике өйнең ишегалды аша ташу булып аккан. 

Видеодан күренгәчә, хуҗалыктагы бүрәнәләр, бакчага утыртылган суганнар, яшелчәләр һәм хәтта тавыкларга кадәр аккан.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле