Татарстанда битлек һәм перчаткалар кию буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

-- Лейла

Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә күрелгән чикләү чаралары йомшара. Шулай итеп, 7 июньнән чит төбәкләрдән килүчеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү таләбе гамәлдән чыгарылды. Хәзер республикага килүчеләргә 2 атна өйдә булырга кирәк түгел.

Храмнар, мәчетләр, бассейннар, сауна, мунчалар ачылган. Татарстанның 31 районында дистанцияне үтәү шарты белән сәүдә комплексларының эше рөхсәт ителгән – 4 квадрат метрга 1 кешедән дә артык түгел. Шул ук вакытта барысы да битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш. Татарстанның эре шәһәрләрендә сәүдә үзәкләре әлегә эшләми.

Узган атнада күп кенә объектлар онлайн режимнан чыкты. Аерым алганда, Казан музейлары. Бу вакыт эчендә аларны 800 кеше карарга өлгергән инде.

Моннан тыш, 8 июньнән шәхси саклану чараларын йөртү буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Битлекләрне кибетләрдә, хезмәт күрсәтү объектларында, дини биналарда, җәмәгать транспортында гына киергә кирәк, ә сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында перчаткалар киергә кирәк. Урамда саклау чараларын йөртүнең кирәклеге юк.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле