Саба егете әти-әнисен үтерергә алдан әзерләнгән

-- Лейла

 8 июнь Саба районы Пүкәл авылындагы хәл турында язган идек инде. Бу котычкыч җинаятьтә 18 яшьлек егет шикләнелүе хакында да хәбәр иткән идек.

Бүген исә фаҗига ни сәбәпле килеп чыккан дигән сорауга азмы-күпме җавап табылды…

Тикшерү комитетында 18 яшьлек егет үтерүдә гаебен таныган һәм ата-аналарын игътибар җитмәүдә гаепләгән, дип әйтелә.⠀ Егет башта 56 яшьлек әтисен суйган, аннары 53 яшьлек әнисен һәм үзен суярга ниятләгән, ә соңыннан йортны яндырган.  ⠀

Егет һөҗүмне әти-әнисе аңа тиешле игътибар бирмәгән өчен, дип аңлата. Ул алдан ук җинаятькә әзерләнүен, ә үзен, йортка билгесез кешеләр һөҗүм иткән дип уйласыннар өчен, яралавын белдерә. ⠀ Үтерү һәм үтерүгә омтылу буенча эш кузгатылган, диелә Интернет чыганаклардыгы хәбәрдә.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле