Матбугат: суда… хатын-кыз мәете

Башкортстанның Әлшәй районында үле хатын-кыз табылган.
Шафран халкы 5 июнь кичендә үзенең авылдашының мәетен тапкан. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылган.
«КП-Уфа»ның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, 61 яшьлек хатын үлгән. Аның мәете үз йортыннан 30 метр ераклыкта ята. Хокук сакчылары анда тән җәрәхәтләре күрмәгән. Судан алынганнан соң, мәет суд-медицина экспертизасына җибәрелә. Белгечләр үлемнең криминаль характерда булу-булмавын билгеләргә тиеш.
Әңгәмәдәш шулай ук хатынның психоневрология диспансерында исәптә торуын, анда эпилепсия булуын хәбәр итә.

Чыганак "Кызыл таң"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий