Мәскәүдә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтен оештырган Актер Михаил Ефремов үз гаебен таныган.
«Болар барысы да, әлбәттә, коточкыч»,-ди артист.
8 июнь кич исерек Ефремов килеп бәрелгән фургон шоферы 9ы көнне хастаханәдә вафат булды. Һәлак булган — Рязань шәһәрендә туган 57 яшьлек Сергей Захаров. Мәскәүдә ул шофер-курьер булып эшли. Башта актерга карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 2 өлеше буенча эш кузгатылган, тик соңыннан гаепләүне катгыйландырганнар. Ефремовка 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".