Матбугат: әнисенә аракыга барган…

Аны әнисе, машина руле артына утыртып, кибеткә аракы артыннан җибәргән булган.
Бу коточкыч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. 38 яшьлек хатын иптәшләре белән өйдә спиртлы эчемлекләр эчкән. Күпмедер вакыттан соң аларның эчәренә беткән.
Арытаба хатын 12 яшьлек баласына машинасын биргән һәм кибеттән аракы сатып алып кайтуын сораган. Бала кибеткә барганда йөк машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, җитди җәрәхәтләр алган һәм дәваханәдә үлгән. Йөк машинасы шоферы дәваханәдә, реанимация бүлегендә ята.
Баланың әнисенең сүзләре буенча, үсмер моңа кадәр дә руль артында йөргән булган. Әлеге вакытта урындагы ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерүләр үткәрә, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле