Ачык туфрактагы помидор белән кыярдан ничек яхшы уңыш алырга?

-- Лейла

Тәҗрибәле бакчачылар помидор түтәлләрен стена яки коймадан көньяккарак утыртыргатырыша. Томатүсентеләрен узган елда кыяр, кәбестә һәм суган үскән урынга утырту әйбәт. Шулук вакытта аларныңтатлы борыч, бәрәңге һәмбаклажан урынын яратмауларын онытмаска кирәк.

Ачык туфракта помидорлар мул уңыш бирсенөчен ничегрәк итеп дөрес утыртырга? Танылганһәвәскәрбакчачы Фарсил Зыятдинов әйтүенчә, үсентене утыртканчы, чокырына 1 аш кашыгы көл, шулай укберничә бөртек “катлаулы” ашламасибәргә һәм һәркайсына туфрак суны күпме үткәрәала, шуның кадәрсу салырга кирәк. Кыскасы, помидор үсентесен сазга утырту әйбәт. Сабагын, төньяккөнбатышка табабераз авыштырыбрак, уртасына кадәр туфракка күмәргә мөмкин. Утырткач, һава куыклары калмасынөчен, төбенәйбәтләп баскалап күмәргә, тагын су сибәргә. Шуннан соң, үсенте тизрәк күтәрелеп китсенөчен, сабакның түбәнге өч пар яфрагын өзеп алырга.

Кыярга килгәндә, аны узган елгы салат, кәбестә, борчак һәм томат түтәлләре урынынаутыртудан даяхшысы юк. Кишер, ташкабак, карбызкавын урынына утыртырга ярамый, чөнкиуртак авырулары бар.

Бу яшелчә өчен иң яхшысы сыер тизәгеннәнчерегән тирес. Гадәттә аны түтәл казыгандатуфраккакертәләр. Тирес кертелмәсә, утыртыралдыннан чокырларына сыер тизәге төнәтмәсе (5 өлеш суга 1 өлештизәкне әчетеп) сибү әйбәт. Тирес юк икән, тавык тизәге төнәтмәсе (1:20 нисбәтеннән су кушылган) якикомплекслыминераль ашлама кулланырга мөмкин.

Игътибар: уңышын арттыру өчен бер түтәлгәтөрле сортлар утыртырга кирәк. Алар берсенберсесеркәләндереп, күбрәк кыяр бирәчәк.

Яшелчәне халык ысуллары белән ашлау

Помидор үсентесен туфракка утыртуга, алсутөстәге йод эремәсен 10 литр суга 2 тамчы йодисәбеннән) бөркү киңәш ителә. Эремәне катыракитеп ясарга ярамый, юкса яфракларын яндырачак. Бөреләнгәндә дәшундый ук эремә бөркү әйбәт.

Бакчадагы чүп үлән наратбаш үләненнәндә помидорлар өчен менә дигән ашлама ясаргабула. Моныңөчен үләнне җыеп, вакларга һәмҗылы суга салып куярга кирәк. Капкач беләнкаплап, 7 көн әчетергә. Әледәнәле болгатыпторырга. Эремә әзер булгач, помидор куакларыныңтөбенә сибәргә яки өсләренәбөркергә мөмкин.

Агач көле фосфор һәм калийның бик тәпопуляр һәм арзанлы чыганагы. Көлне баштаиләргә һәм сугасалып болгатырга (10 литр суга 200 грамм нисбәтеннән) кирәк. Бер тәүлек тотарга. Томат үсентеләренҗәй буе шундый эремә беләнтукландырырга мөмкин. Ә инде коры эссе җәйдә, бөреләре коелмасын өчен, җиңелчә генә ясалганбор кислотасы эремәсен куллану киңәш ителә. Моның өчен бер стакан җылы суга 10 граммкислота салып эретергә. Шуннан катнашманы 10 литр суга (түбәләмә тутырылган бер чиләк су) салып, әйбәтләп болгатырга. Эссе көннәрдәкуакларга шушы эремәне бөркергә.

Чүпрә эремәсе помидорларга фитофтораданкотылырга, көйсез һава торышын җиңел генәкичерергәярдәм итә. Ә иң мөһиме бакчачыларгапомидорларны октябрь азагына кадәр диярлексабактан өзепҗыю мөмкинлеге бирә. Эремә ясауөчен 100 г чи чүпрә, ярты стакан шикәр комы, 2,5 литр торган җылы сукирәк. Иң элек чүпрәне җылысуга салып эретергә. Шуннан җылы сулы банкагасалып, шикәр комыөстәргә. Банканы, өстенә марлякаплап, җылы урынга куярга. Әледәнәлеселкеткәләп торырга. Әчүдәнтуктагач, эремә әзердигән сүз. Бер стакан чүпрә эремәсен бер чиләксуга салырга. Һәр куакка берәр литршул сихәтлесуны сибеп чыгарга. Җәй дәвамында томатүсентеләрен шундый эремә белән өчтапкырашларга.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле