Урта Әләзәндә үлүчеләр саны артты: коронавирус халык күңеленә шом салды

-- Лейла

Русиядә иң зур татар авылы саналган Урта Әләзәндә соңгы вакытта үлүчеләр саны арткан. Авылның Вконтакте битендә кабер казырга чакыру игъланнары ешайган. Азатлык чыганаклары кешеләрнең коронавирустан үлүен әйтә. Моңа ачыклык кертергә теләп без авылда яшәүче белән сөйләштек.

— Лилия ханым (исеме үзгәртелде) социаль челтәрдән күренгәнчә, авылда үлүчеләр саны арткан. Коронавирустан үлүчеләр күп дип сөйлиләр. Бу чыннан да шулаймы?

— Барысыда коронавирустан түгел, ләкин күпчелеге шуннан. Бик күп процент коронавирустан үлә. Хастаханәдә ятучы хәлләре авыр булган авылдашлар да бар.

— Алар кайсы хастаханәдә яталар?

— Әгәр үпкә ялкынсынуы 60-80%, ягъни югары булса Пензага алып китәләр. Ә үпкәләрендә ялкынсыну аз булганнар Городищенский район хастаханәсендә яталар. Район хастаханәсе инде тулы, яңа авыруларны кабул итәргә урыннар юк дип әйтәләр. Башта өйдә ятарга рөхсәт итмиләр иде, хәзер урын булмаганга күрә үпкә ялкынсынуы 5-10% кына булса, температура бик югары күтәрелмәсә өйдә дәваланырга рөхсәт ителә. Табиб кирәкле дарулар язып бирә дә, өйдә ятарга кушалар. Авылда хастаханәдә стационар юк.

Аннары бездә ашыгыч ярдәм чакырту гадәткә кермәгән. Шуңа күпләр башта атналап югары температура белән өйдә яттылар, табиб чакырырга оялдылар. Бу хәлне катлауландырды кебек. Гаилә әгъзалары чыгып йөрде, авыру таралды, бер-берсенә күчте. Аннары кешеләр үлә башлагач кына ашыгыч ярдәм чакырта башладылар.

— Авыл зур, барлык кешене белеп тә бетермисездер, сезнең тирәдә күпме кеше үлде?

— Мин тулаем күпме икәнен белмим. Аннары статистиканы да күзәтеп бармыйм, чөнки бу минем психикага тәэсир итә. Үзем дә авырып киткәч, күңелгә курку керде. Бәлкем өлкәннәр шул курку сәбәпле дә төшенкелеккә бирелгәндер. Мин үзем каты авырмадым. Шуңа табибларга мөрәҗәгать итмәдем. Авылда бар кешене белеп бетермим, әмма мин белгәннәрдән ике атнада ун кеше үлде.

— Өлкән кешеләрме?

— 40тан-60 яшькә кадәр.

— Бу бик яшь кешеләр. Аларга тиешле ярдәм күрсәтелмәдеме?

— Күрсәтелде. Ашыгыч ярдәм машинасы килде, хастаханәгә бардылар. Әле барганда үпкә ялкынсынуы ул кадәр үк зыянлы да түгел иде, бәлкем хроник авырулары үлемгә китергәндер. Алар үпкәне ясалма җилләтү җиһазы (ИВЛ) астында да яттылар.

— Авылда үлүчеләр кайчан артты?

— Үлемнәр кинәт артты. Мин статистиканы карап бармадым, бәлкем авыручылар күп булуын күрми калганмындыр. Үлемнәр бер-бер артлы Рамазан бәйрәменнән соң башланды. Мин белгән бер-ике кеше инде ике айлап авырып ятканнар, алар вафат булды. Башта өйдә ятканнар, аннары сулыш алу авырайгач, температура бик югары күтәрелгәч хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Кайберләре беренче симптомнар булгач ук хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, әмма барыбер үлделәр. Бигрәк тә шикәр чире белән авыручылар үлде.

— Урта Әләзән дини авыл. Ураза гаетендә халык бер-берсенә кунакка йөрешү сәбәпле дә авыру таралган булырга мөмкин, диләр.

— Рамазан аенда халык бик аз чыгып йөрде, күбесе изоляциядә өйдә утырды. Аннары гаеттә котлашу китте. Күбесе өйдә утырганнан соң, иркенәеп китеп кунакларга йөрешкән. Фитр сәдәкалары бирергә йөрделәр. Аннары бездә гаетне татарлар бик зурлап бәйрәм итә. Кунаклар күпләп чакырыла. Бу юлы алай зурлап бәйрәм итү булмады, шулай да кунак йөрүшеләр күренгәләде.

— Ашыгыч ярдәм тиешле вакытында күрсәтеләме?

— Әйе, күрсәтелә. Авыруның иң азган чагы узган атнада булды. Шундый сүзләр ишеттем: ашыгыч ярдәмне чакыргач, медицина хезмәткәрләре җитешә алмауларын әйткән. Телефон аша гына мәгълүмат биреп, аннары бер-ике көннән генә килгәннәр. Яки инде туганнары машина белән йә район, йә шәһәр хастаханәсенә илткән.

— Урта Әләзәннән район хастаханәсе еракмы?

— 35-40 чакрым тирәсе, ә Пензадагы өлкә хастаханәсенә 80 чакрымнан артык.

— Дарулар җитәрлекме?

— Әйе хәзер җитә, әмма даруханәләрдә бер генә антибиотик калмаган чак булды. Шул ике-өч көндә тиз генә китерделәр. Барлыгы алты даруханә бар авылда. Рамазан аенда карантин чорында өч атналап битлекләр булмады. Кешеләр тегеп сатты, бушлай да таратучылар булды. Хәзер инде бөтен җирдә сатыла.

— Авылда халык битлектән йөриме?

— Әйе хәзер барысыда битлектән йөри. Башта кибетләр ачык булды, сатучылар битлек киде, ә халык битлек тә, бармакча да кимәде. Хәзер пневмониядән халык күп үлгәнне күргәч кенә барысы да саклана башлады.

Бөтен биналар инде ачык. Авылдагы билгеле кешеләр, имамнар сакланырга кушып мөрәҗәгатьләр ясады. Мин өйдән чыкмадым, туганнар азык-төлек алып килеп калдырып китә иде.

Авылда халык бер-берсен белә, ярдәм кирәк икәнне ишетсәләр, шунда ук булышырга гына торалар. Шуңа өйдә утыру да авыр түгел.

Башта бит коронавирустан үлүчеләрне яндыралар дигән сүз чыкты. Өлкәннәр моннан бик курыкты, авыруларын яшерде.

Мәктәптә эшләгән 60 яшьлек уку-укыту эшләре мөдире үлде. 95% үпкәсе ялкынсынган диделәр. Башта 30% кына булган, аннары арткан. Ике атналап реанимациядә ятты да җан бирде. Аның шикәр чире дә бар иде. Шундый билгеле кешеләр үлә башлагач инде халык бик курыкты. Табибларга мөрәҗәгать итә башлады.

— Авылда табиблар бармы?

— Әйе, алар барысыда ярдәм итәргә генә тора. Тәүлек буе эшләргә әзерләр, телефоннан шалтыратсаң да барысын да аңлаталар. Дүрт терапевтыбыз эшли. Өч педиатр бар. Ике ашыгыч ярдәм машинасы йөреп тора.

— Табибларның саклану кирәк-яраклары бармы?

— Бар. Чумага каршы костюмнардан йөриләр. Минем кыз туганым авырып китте. Аның коронавируска тесты тискәре чыкты, пневмониянең җиңел формасы диелде. Булыштылар.

— Үлүчеләрне дә пневмониядән үлде дип язалармы?

— Тестлар коронавирус юк дип күрсәтә диләр бит. Кем белсен инде. Пневмониядән үләләр. Компьютер томографиясен бары өлкә хастаханәсендә генә ясыйлар.

Минем туганымны ун көн район хастаханәсендә ятканнан соң өйгә алып кайттык, әмма өйдә тагын температурасы күтәрелде. Урыннар булмау сәбәпле, иртәрәк чыгарган булдылармы, белмим. Тагын антибиотиклар кададык. Ике атна өйдә авырып ятты, аннары гына аякка басты. Хәлсез булды. Бик күп кеше авырганда хәлсезлектән зарлана.

Мин ул туганымны алырга баргач табибларның ничек эшләгәнен күзәтеп тордым. Эшләре бик авыр. Көннәр буе шул ябык чумага каршы костюмнан, күзлектән, әле аның өстеннән тагын пыяла ише битлектән йөриләр. Мин сәгать ярым битлек белән бармакчада торып хәлем бетә башлады, сулыш алуы авырлашты, ә алар сәгатьләрчә шулай эшли. Ашыгыч ярдәм машиналарын гел дезинфекцияләп торалар. Ятакта бер кешене алып чыктылар да, машинаны тулысынча дезинфекцияләделәр. Үзләренең костюм өстеннән дә сиптерделәр. Бик авырдыр аларга. Түземлек кирәк.

— Авылда, районда медицина хезмәткәрләре арасында үлүчеләр юкмы?

— Үлүчеләр юк, авыручылар булды. Каты авырып ятучылар да булды. Терелеп чыктылар.

— Тестны шул өлкә хастаханәсендә ясыйлармы?

— Кузнецки шәһәрендә. Ашыгыч ярдәм машинасын чакыргач ул шунда ук Кузнецкига алып китә, анда тест бирәсең дә аның нәтиҗәгә карап йә район, йә өлкә хастаханәсенә салалар.

— Кузнецки шәһәре якын урнашканмы? Ник тестны районда ясамыйлар?

— Кузнецки 30 чакрым тирәседер. Ни өчен тест ясарга районга алып китмәүләрен белмим. Бәлкем район үзәгендә тест ясамыйлардыр. Авылдагы ашыгыч ярдәм машиналары шунда илтә. Алар җитешмәсә инде йә Кузнецки, йә районнан ашыгыч ярдәм машиналарын чакыралар.

— Күмүгә килгәндә, үлгәннәрне ничек җирлиләр?

— Пневмония булгач гадәттәгечә җирлиләр. Табутларга салмыйлар. Безнең читтә бер авылда коронавирустан үлгән бер кешенең мәетен бирмәгәннәр. Имам чумага каршы костюмда килеп дога укыган, аннары махсус кешеләр шул ябык табутка салып күмгәннәр. Моны танышларым сөйләде. Безнең авылда алай булганы юк.

— Җеназа намазларына кешеләр шулай ук күпләп йөриме, чикләүләр бармы?

— Гадәттә кеше үлгәч бездә авылдашлар күпләп җыела. Әмма хәзер барыбер кешеләр азрак бара. Күмгәндә дә кешеләр әзрәк йөри. Авылда яшәеш үзгәрде. Халык ни белән бетәр инде дип куркып көтә. Ниндидер шомлылык бар.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле