Элвин Грейның гаиләсе ишәйгән

-- Лейла

Танылган җырчы Элвин Грей гаиләсе ишәйгән. Бу хәбәрдән ул үзе дә шок хәлендә икән.

“Бу хәбәрдән үзем дә шок хәлендә. Безнең гаиләбез ишәйде”, — дип язган Радик-Элвин социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә. Баксаң, “Элвин Грей” лейблы астында тагын бер яшь җырчы чыгыш ясый башлаган. Ами исемле туташ белән Элвин Грейның дуэтын 18 июнь көнне тыңларга мөмкин булачак. Яңа җыр “Килә килә!” дип атала.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле