Теплицадагы кыярлар әкренләп өлгерә башлады инде. Тик менә кайберләренең яралгач ук, тумас борын ук картаюы – саргаеп, җиргә коелуы гына кәефне кыра… Кыяр “бәби”ләре нигә коела соң?
Һәвәскәр бакчачы Фарсил Зыятдинов әйтүенчә, беренчедән, микроэлементлар җитмәү сәбәпле шулай булырга мөмкин. Кыярның яхшылап үсүе өчен калий һәм азот кирәк. Мондый очракта үсентеләрне көл һәм мочевина белән тукландыру шарт. Бер чиләк суга (10 литрлы) 1 аш кашыгы мочевина һәм 3 аш кашыгы көл салып, үсентеләргә бөркү кыярларны шундук сихәтләндереп җибәрә.
Фарсил абый кыяр “бәби”ләре коелуның башка сәбәпләрен дә атап үтте. Болар:
• куе утыртылган булуы сәбәпле үсентеләргә яктылык җитмәү;
• һава температурасындагы кискен тирбәлешләр (көндез һәм төнлә температурасының аермасы 6-8 градус булганда гына кыяр әйбәт үсә);
• суны дөрес сипмәү. Кыяр түтәлләренә даими, әмма һава температурасына карап су сибәргә кирәк. Эссе вакытта (һава температурасы көндез 30 градуска җиткәндә) – көн саен, ә эсселек 25 градустан артмаганда – 2-3 көнгә бер тапкыр.
• үсентенең бөтен көчен сабакка, яфракларына бирүе. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен аскы яфраклары һәм ботакларын өзеп торырга кирәк.
• начар серкәләнү. Кыяр яфракларына баллы су (суга аз гына бал салып) бөркеп, теплицага бал кортларын җәлеп итү бик әйбәт.
Чыганак: Ватаным Татарстан