Зөлфия Мортазина: «Улымның гәүдәсен судан тартып чыгарганны да күрдем, тик үлеменә күңел ышанмый…»

-- Лейла

27 майда Утыз Имән авылы халкын тетрәндергән хәл була. Авылга якын буада Рәмис Мортазин батып үлә. Егет кичке уннар тирәсендә балык тотарга чыгып китә һәм шуннан кире әйләнеп кайтмый. Икенче көнне яр кырыеннан киемнәрен табалар. Эзләүчеләр, водолазлар чакырталар. Водолазлар үле гәүдәне су төбеннән – ике метр ярым тирәнлектән тартып чыгара.

Чирмешән районының Утыз Имән авылына командировкага баргач, Рәмиснең әнисе Зөлфия белән очраклы таныштык. Эшебез төшеп, почтага кергән идек. Йөзенә бераз кызыллык иңгән, күз карашы белән әллә кайда еракта булган ханымга сүз каттык. Зөлфия күптән түгел генә авыр хәсрәт кичерүен сөйләде. Рәмис гаиләдә икенче бала булып туа. Олы кызлары Зилә белән аралары ике яшь ярым гына. Зилә – кияүдә, ике баласы бар, Чаллыда яши. Соңгы арада әнисенең авыр кайгысын ул күтәрешкән.

Рәмискә 11 апрельдә 28 яшь тула. 5 июньдә 6 ел йөргән, ярәшкән кызы Айназ белән никах укытырга җыенганнар. Айназ никах күлмәге дә алырга өлгергән, тик аны кияргә генә насыйп булмый. 4 июньдә Рәмиснең җидесен үткәрергә язган икән… Ул Казанда бер оешмада шофер булып эшләгән. Коронавируска бәйле үзизоляция чорында авылда әнисе янында яшәгән. Рәмис: «31 майда Казанга китәм, эшкә чыгам, никахка киемнәрне дә шунда алырмын», – дип йөргән. Тик…

– 27 майда кичке ун белән унбер арасында балыкка дип чыгып китте, – ди әнисе. – Элек тә баргалый иде, ниндидер куркыныч сагалыйдыр, дигән уй башыма да кереп карамады. Йокларга яттым, иртән урыны буш иде. Су буеннан эзләп кайттым. Очратмадым… Аннан җирле үзидарәдәгеләргә әйттем. Районнан эзләүчеләр килде, этләре дә бар иде. Буа яры кырыенда чалбарын, свитерын таптылар. Районнан алып килгән эт улымның киемнәрен иснәгәч, шул тирәдән ерак китмәде. Водолазлар кич улымның гәүдәсен су төбеннән тартып чыгарды. Нәрсә эшләп суга кергән ул, белмим…

Азрак салган идеме әллә? Рәмиснең үлеменнән соң, аңа шундый сораулар да ишетергә туры килә. «Улым эчми иде, эчеп йөри торган кеше түгел иде, – ди Зөлфия. – Эше дә күп иде, өч ел элек әтисе үлгәч, аның урынында калды». Гаилә хуҗасы 51 яшендә, инфаркттан соң вафат була. Зөлфия 2016 елдан бирле гел хастаханә юлын таптый икән. Бик күп операцияләр кичергән. «Ул чакта да Казанга хастаханәгә күренергә киткән идем, – ди хатын. – Ирем янында абыйсы калды. Мин Казаннан кайтканчы Ринат үлеп куйган иде инде. Шушы берничә ел эчендә кайгылар, авырулар өскә өерелеп төште. Түз генә… Иң авыры, иң ачысы – бала хәсрәте, беркемгә дә күрсәтмәсен!!!»

Ире белән яңа йорт салып чыкканнар, әкренләп эчке эшләрен караганнар. Әтисе үлгәч, Рәмис гел әнисе янына кайтып йөргән:

– Бөтен эшне ул эшләде, беркайчан авыр сүз әйтмәде, әни дип кенә торды, мине кызгана иде, операциядән соң сиңа авыр эш ярамый, дип әйтә иде. Бик җитез, уңган иде, улым. Урманга утынга менеп китсә, бер машина кисеп төшә, аны шул көнне ярып, ташып та куя иде. Кулыннан килмәгән эш юк иде.

Рәмиснең бик күп планнары тормышка ашмый калган. Йортлары янында янкорма төзергә, койма тотарга, әтисе өлгермәгән эшләрне тәмамларга, өйләнергә, балалар үстерергә, картлык көндә әнисен карарга… «Үлгән артыннан үлеп булмавын да беләм, уйламаска тырышам. Тик еламыйча калган көн юк. Улымның үлеменә ышанасым килми. Юкса судан ничек чыгарганнарын да күрдем. Эшкә генә киткәндер, хәзер кайтып керер кебек», – ди Зөлфия.

Утыз Имән авылы халкы, Рәмис бик әйбәт егет иде, үлеме үкенечле булды, яшьли китте, дип искә ала. Бик яхшы йөзә иде, ничек батып үлгәндер, дип шаккатучылар да бар. Һәм һәркайсы хат ташучы Зөлфия Мортазинага сабырлык тели…

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий