Синоптиклар 24 июньдә, Җиңү парадында Татарстан территориясендә һава торышы начарлану турында кисәтте.
Иртәгә Татарстанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән яшен булуы ихтимал.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы 8-13 градус тәшкил итәчәк, көндез һава 19-24 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".