​Путинның милләткә яңа мөрәҗәгать белән кайчан чыгыш ясаячагы билгеле

-- Лейла

Россия Президенты Владимир Путин бүген, 23 июнь россиялеләргә яңа мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Кремль вәкиле сүзләренә караганда, мөрәҗәгать трансляциясе 15:00 сәгатьтә башланачак. Путин чыгышы коронавируска каршы көрәшнең башлангыч нәтиҗәләренә һәм икътисадтагы вәзгыятькә багышланачак.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, РФ Президенты россиялеләргә мөрәҗәгать итәргә һәм РФ Конституциясенә кертелергә тиешле төзәтмәләрнең мәгънәсен шәхсән аңлатырга планлаштыра.

 

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий