Казанда парад көнендә нинди һава торышы вәгъдә итәләр

-- Лейла

Синоптиклар 24 июньдә, Җиңү парадында Татарстан территориясендә һава торышы начарлану турында кисәтте.

Иртәгә Татарстанда   җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән яшен булуы ихтимал.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы 8-13 градус тәшкил итәчәк, көндез һава 19-24 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле