Гүзәл Уразова: «Нокта» куярга язмасын»

Халык артисты Гүзәл Уразова тамашачыларына «Нокта» дип аталган яңа клип тәкъдим итте.

Яңа чыккан клипка шундый фикерләр килде. 

«Күзгә яшьләр килде. Ирләр авырлыкны бергә кичеп, сине хәерче итеп тә яраткан хатыннарын баегач, дәрәҗә алгач, мыскыл итеп, өсләренә төкергәндә ни уйлыйлар икән? «Гаилә» дигән сүз бит ул. Олы сүз! Искиткеч мәгънәле җыр. Уңышлар сезгә, Гүзәл, яратып тыңлыйм!» — дип язып калдырган клипны караучы бер ханым.

«Тормышта була бит шундый хәлләр, була бит шундый ялгышлар, һәм шундый кешеләр. Дөрестән, «нокта» куярга язмасын иде беребезгә дә. Булганның кадерен белеп яшик, » — дип яза Гүзәл үзе.

Клипның төп рольләрендә К.Тинчурин  театры артистлары: ир белән хатынны уйнаган Айдар Фәтхрәхманов һәм Айсылу Мөсәлләмова, сөяркә ролендә — Диләрә Фәттәхова.

Җыр язучы Гөлфия Шакирова һәм композитор-аранжировщик Илдус Давлянов тарафыннан язылган.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий