Табиб фикере: «Кешеләр үлеп тора. Сүз дә юк, арыдык…»

-- Лейла

Китәме ул ковид, юкмы? Казан дәүләт медицина академиясе доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллинга соңгы көннәрдә әнә шул сорауны бик еш бирәләр икән. Табиб нәрсә дип җавап бирә? Бу хакта ул үзенең инстаграмдагы аккаунтында хәбәр итә.

«Соңгы көннәрнең иң еш соравы: китәме ул ковид, юкмы? 100% җавапны статистика белән санэпид службалар белергә тиеш. Ковид госпиталендә әшләсәм дә, төгәл җавап миндә юк, чөнки безнең госпиталь балаларга гына хезмәт курсәтә. Балалар ковид белән авыручыларның 2-4% гына тәшкил итә, бу саннан чыгып бөтен ситуацияне бәяләу дөрес түгел. Алай булса да, минем фикеремчә, ковид бер кая да китми, авыручы балалар саны кимеми. Соцчелтәрләрдә күп кеше ковид симптомнарын тасвирлап яза миңа. Ковид диагнозы исбатлана микән, юк микән аларның — анысын әйтә алмыйм. Телефоннан төгәл нәрсә әйтә алмыйм мин сезгә, аучланмагыз. «Зыян китермә!» дигән принцип бар.

Ни кызганыч, кешеләр үлеп тора. Кичә бер көн әчендә ике кешенең вафат булуы турында ишеттем. Беренчесе — Мөслим районының педиатры Нассер Гассан Назим. Кырык ничә яшендә иде, якынча минем яшьтәшем булып чыга. Хатыны белән дүрт баласы да авырый, диләр.

Икенчесе — коллегамнын 71 яшьлек абыйсы, улер алдыннан аңа ковид диагнозы куйган булганнар. Уткән бу атна эчендә безнен госпитальдә ковид белән авырып ятучы бер яшүсмер баланың әнисе улде (үзе бездә ятмады ул). Яшүсмер вакытта әниеңе югалту гомерлек травма ул. Бу өч кешенең вафаттан соңгы диагнозлары миңа билгегле түгел. Сүз дә юк, арыдык. Ләкин кемнеңдер фантазиясенә карамый ул объектив чынбарлык, объектив реальлек! Вирусның биологиясе, генетикасы «мин китмим әле», дип кычкырып тора ич!

Бу постның максаты хайп тугел. Кисәтәсем килә сезне, дуслар. Сез 7000 кеше, күбегезне азмы-күпме беләм. Кичә безне калдырып киткән доктор Нассерны бик әз генә белә идем мин, бездә укып йөрде берничә тапкыр. Алай булса да, бик кызганыч булды. Сезне дә шулай итеп югалтасы килми.

Шуңа курә:

  • Социаль дистанция! Җыелышмагыз!
  • Кул гигиенасы! Неврозга җитәрлек итеп!

  • Битлек кию! Нормаль битлекне, нормаль итеп.

  • Биткә, күзгә кагылмаска!

  • ОРВИ белән авыргач өйдә калырга».

Табиб киңәшләренә без дә, сез дә — барыбыз да колак салсак иде. Саклыйк бер-беребезне!

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле