Захаров гаиләсенең Ефремовтан гаять зур күләмдә компенсация соравы дөресме?

-- Лейла

Элегрәк Ефремовның адвокаты  Эльман Пашаев зыян күрүчеләрнең  компенсация сыйфатында 150 миллион сум соравын белдергән иде.

Шофер Сергей Захаровның гаиләсе  актер Михаил Ефремовтан берниниди дә компенсация дә сорамаган. Бу хакта гаилә адвокаты Александр Добровинский хәбәр итте.

«Гаилә Ефремовның компенсация суммасы турындагы гаризасын тулысынча кире какты, аның сүзләрен ялган һәм алар адресына чираттагы мыскыллау дип атады», — дип китерә ТАСС Добровинский.

«Аларның позициясе үзгәрешсез. Без бары тик судны гына көтәбез», — дип өстәде адвокат.

Чыганак:   "БИЗНЕС Online". 

Бәйле