Оператив штаб Татарстанда тагын бер табибның коронавирустан үлүен раслады

-- Лейла

Татарстанда коронавирустан үлүнең 15 нче очрагы теркәлгән. Мөслим районында яшәүче 1970 елда туган. Бу хакта COVID-19га каршы көрәш буенча республика оператив штабында хәбәр иттеләр.

6 июньдә авырган кешене ике яклы пневмония һәм артериаль гипертензия авыруы белән Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озаталар. 15 июнь көнне ИВЛ аппаратына тоташтыралар.

«Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле   начарланды. 23 июньдә йөрәк эшчәнлеге тукталды.  Үлемнең сәбәбе аутопсия (патолого-анатомик экспертиза) нәтиҗәсендә билгеләнгән.редакция). Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз», — диелә оперштаб хәбәрендә.

Зарарлану көнкүреш характерына ия һәм ул профессиональ эшчәнлек белән бәйле түгел.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле