1 июльдә ял буласын беләбез инде, ә 31 июльдә ни өчен ял итәбез соң? Өч көн рәттән булачак әле анда!
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне һәм Корбан бәйрәме көнендә татарстанлылар ял итәчәк. 2020 елның 1 июлендә – Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне. Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүен уздыру датасын билгеләү турында» 01.06.2020 № 354 Указы нигезендә, бу көн илдә ял көне дип игълан ителде.
Ә 31 июльдә Татарстанда Корбан бәйрәме үтәчәк. Әлеге бәйрәм Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 2 маендагы ПУ-265 номерлы Указы белән билгеләнгән. Республикада Корбан бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көн булачак. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.
Чыганак: Шәһри Казан