Татарстанда июль аенда һава торышы нинди булачак?

-- Лейла

Июль аенда Татарстанда һава температурасы норма чикләрендә булыр фаразлана. Бу хакта экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

«Июнь климат нормасыннан салкынрак булды. Бу айда һава температурасы һәм явым-төшем нормадан түбән иде. Бу салкын фронтлар, төньяк-көнбатыш җилләр йогынтысында бара. Көнбатыш Европада температура 40 градуска җитә икән, Россиянең көньягында да җылы, Мәскәү өлкәсендә — эсселек, бездә, кояш җитәрлек булса да, эссе юк», — дип сөйләде ул.

Профессор сүзләренчә, киләсе атнада һава температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак, ә 2 июльдән җылылык башланачак.

«Июль коры булачак, явым-төшем нормадан түбәнрәк. Температура фонына килгәндә, ул норма кысаларында булачак», — дип билгеләп үтте Переведенцев.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле