Флюра Шәфигуллина 84 яшендә үз шигырьләрен хәтердән белә!

//Татар Тудей// Татар Бүген// Рамилә Вәлиәхмәтова

Хәзерге вакытта Апас Районы Идрәс Тенки авылында яшәүче Флюра Шәфигуллина, яшь чагында ук күңелен биреп шигырьләр яза. Аның шигырьләре әлеге көнгә кадәр сакланып килгән. Аңа хәзер 84 яшь! Бер шигырен сезгә дә укытасым килә!

Ана!
Ана булсамда мин, үзем күптән,
Ана назы тора иңемдә.
Ана назы тора йөрәгемдә,
Сөт тамчысы иреннәремдә.

Ана теле белән телем очкан,
Ана телен миңа өйрәткән.
Ана телен миңа өйрәтүгә,
Әңкәй көче миңа күп кергән.

Әңкәй сиңа атап җыр чыгарсам,
Җиткерә алырмынмы халыкка?
Юк-юк әңкәй, сиңа үпкәләмим,
Табигать бирмәгән моңлы байлыкта.

Әңкәй мине үстергәнсең,
Иңләреңә салып, иркәләп,
Әңкәй бәгърем ачуланма инде,
Ташлап киттем сине иртәрәк.

Үзем күптән ана булсамда мин,
Ана назы тора иңемдә.
Ана назы тора йөрәгемдә,
Сөт тамчысы иреннәремдә.

 

Флюра апаның шигырьләре

Флюра апаның шигырьләре

Флюра апаның шигырьләре

Флюра апаның шигырьләре

Язманы әзерләде Рамилә Вәлиәхмәтова

Бәйле