Динә Закирова бер-бер артлы ике якын кешесен җирләгән

-- Лейла

Танылган скрипкачы Динә Закирова кыска вакыт эчендә генә якын кешеләрен югалткан. Бу хакта артист социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.

“Аерылышу авыр бит … Бер берсе артыннан иң иң якыннарыбыз китте. Яраткан әбиебез Рузалия, сөекле абыебыз Ильдар . Бик юксынырбыз үзегезне.  Бу кайгылы вакытыбызда янәшәбездә булган дусларга туганнарга бөтен гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм!”, — дип язган Динә.

Без дә Динә Закированың тирән кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлыклар телибез!

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле