Чаллы егете, саксафонист Артур Mauzer Sax 19 яшьлек җырчы Лия Шәмсина белән җитди мөнәсәбәтләрен хәбәр итәләр

//Татар Тудей// Татар Бүген// Алсу Мансурова

Артистлар, барысын да гаҗәпләндеп, Артурның Лияга тәкъдим ясаган фотоларын Инстаграмнарына куялар.

Бу көнгә кадәр сер булып сакланган яшьләрнең мөнәсәбәтләренә күпләгән фанатлар гына түгел, музыкантларның коллегалары да шатланып, котлау сүзләре язалар.

Артур Лияга тәкъдим ясый


Артур белән Лия инде күптәннән профессиональ, иҗади мөнәсәбәтләрдә. Әмма дуслыкның тагын да югарыга, илаһи дәрәҗәгә менеү куаныч тудыра.⠀
Артур белән Лияны без дә котлыйбыз. Ак бәхетләр сезгә, мәхәббәтегез мәңгелек булсын!

 

 

 

фотолар Артур Mauzer Sax һәм Лия Шәмсинаның Инстаграмнарыннан алынды
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий