«Мәрхүм» кыз полиция һәм медиклар килгәннән соң терелә

-- Лейла

Мәскәүдә үзенең дустын үле дип табып, мәскәүле полиция, ашыгыч ярдәм һәм ритуаль хезмәтләр хезмәткәрләрен чакырта. Әмма тегеләре фатирга килгәч, кыз кинәт терелә.

Яшьләр моның алдыннан көн буе эчкән, изоляция тәмамлануны билгеләп үткән. Иртән егет кызны уята алмый. Ул үлгән дип уйлап полициягә шалтырата.

Полицейскийлар һәм табиблар аны  караган вакытта «мәрхүм»  үз аңына килә.

Чыганак:kazanfirst.ru

Бәйле