Русиядə дистанцион укыту форма кайчан тәмамланачак? 1 сентябрь мәктәпләр ачылырмы?

-- Лейла

Дистанцион укыту калырга мөмкин һәм карантиннан соң ул эксперимент рəвешендə ике ел дәвам итәчәк.
Русия мәктәпләрендә һәм көллиятлəрендə цифрлы белем бирү мөхитен гамәлгә кертү буенча эксперимент үткәрү планлаштырыла. Ул инде 2020 елның 1 сентябреннән башланып китəр.

Русия  Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы шундый инициатива белән чыгыш ясады.

Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, эксперимент яңа белем бирү технологияләрен эшләүгә, апробацияләүгә һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән.

Аның максаты- Русиянең бөтен территориясендә кулланырга мөмкин булган цифрлы мөхит булдыру.

Эксперимент өчен авылларның белем бирү урыннарында кимендә 50 Мб/с һәм шәһәрләрдә 100 Мб/с югары тизлекле интернет үткәрәчәкләр. Шулай ук аларны компьютерлар һәм кирәкле программалар белән тәэмин итәчәкләр.

Эксперимент 2022 елның 31 декабрендә тәмамлана. Анда РФнең 14 субъекты катнашыр дип планлаштырыла. Алар арасында Алтай крае, Әстерхан, Калининград, Мәскәү һәм Төмән өлкәләре бар.

Чыганак: Гөлназ Рәшитова әзерләде

Бәйле