Казан махсус Олимпиаданы кабул итәчәк

-- Лейла

«БИЗНЕС Online» мәгълүм булганча, Казан 2022 елгы кышкы махсус Олимпия уеннарын үткәрү урыны итеп сайланган.  Уеннар 22 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр барачак.

Махсус Олимпиада 1986 елдан бирле оештырыла. Аның инициаторы дип Юнис Кеннеди Шрайвер — АКШ президенты Джон Кеннединың апасы. 1989 елга кадәр уеннар бары тик АКШТА гына үткәрелде.

Узган кышкы махсус олимпиаданы Австрия Грацы 2017 елда кабул итте.

Уеннарда интеллектуаль үсештә тайпылышлары булган спортчылар катнаша. Алар 8 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Программага чаңгы, сноуборд, фигуралы шуу, шулай ук 100 һәм 400 метрга йөгерү керә.

2022 елда Казан шулай ук волейбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле