//Татар Тудей// Татар Бүген// Рамилә Вәлиәхмәтова
Быел кая гына карама, бөтен кеше җиләктә! Әле җиләк өлгерә генә башласа да, социаль челтәрләрдә һәрбер кешедә диярлек җиләк күрәбез.
Апас районы Идрәс Тенки авылы якларында да җиләк бик күп. Кайсына үрелеп алырга да белмисең! Күктә кояш, җирдә татлы җиләкләр! Җиләктән аерылып булмый, өйгә таба юнәлгәч тә кызыл җиләкләрне күреп, туктап тагын җыясы килә.
Менә ичмасам — чын җәй!
Рамилә Вәлиәхмәтова фотолары