Татарстанда COVID-19дан тагын бер кеше вафат

-- Лейла

Татарстанда COVID-19 дан Чаллыда яшәүче 63 яшьлек кеше үлгән. Бу Татарстанда яңа вирустан 16 нчы үлем очрагы, дип хәбәр итә бүген коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб.

22 июньдә Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы пневмониянең авыр формасы белән хастаханәгә салына. Хроник авырулары булган.

Үлем 25 июньдә яңа коронавирус йогышы фонында үпкә артериясенең тромбоэмболиясе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий