Яңа уку елы башлану датасы билгеләнде

-- Лейла

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, яңа уку елы 1 сентябрьдә план буенча башланачак һәм балалар мәктәпкә, гадәттәгечә, барачак.

«Балалар мәктәпкә барачак. Без моңа әзерләнәбез. Балалар үзләре дә әзерләнә. Алар мәктәптә сагындылар. Укытучылар әзерләнә — алар да үз укучыларын күрергә тели», — диде министр «Россия 24»телеканалы эфирында.

Аның сүзләренә караганда, коронавирус ситуациясен исәпкә алып, эпидемиологик яклау чаралары көчәйтеләчәк. «Бүген регионнар белән мондый эш бара», — дип билгеләп үтте Кравцов.

 Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Бәйле