Яңа вирус: куркынычмы, юкмы?

-- Лейла

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Тедрос Гебреисус дүшәмбе көнне виртуаль брифинг үткәрде. «Без барыбыз да моның бетүен телибез. Без барыбыз да нормаль тормышка кайтырга телибез. Әмма кырыс чынбарлык шундый: без хәтта эпидемиянең ахырына якынлашмадык та», – диде ул COVID-19 турында.

Аның сүзләренә ышансак, пандемия көчәя һәм темпы тизләнә. Ышанмас идек: коронавирус инде безнең янәшәдә генә атлый, аның ярдәме белән башка чирләрдән үлүчеләр саны арта. Инде хәзер социаль челтәрләрдә: «Кайсыгызның коронавирус белән чирләгән танышларыгыз бар?» – дигән сораулар куелмый. Шактый ук куркыныч чир белән йөзгә-йөз очрашканыбызны күпчелек аңлый. «Сакланыгыз, җиңелгә санамагыз!» – дигән кисәтүләр ишетелә күбрәк.
Кытай Уханенда чир тарала башлаганнан соңгы алты ай эчендә рәсми мәгълүматлар аны бөтен дөньяда 10 миллионнан артык кеше йоктыруын, 500 мең кешенең вафатын хәбәр итәләр. Статистиканы киметеп күрсәтүче илләр дә барлыгын исәпкә алсак, чын саннар күпкә артыграк булуына төшенербез.
Дөнья икътисады бу пандемия белән бил алышуга чыдый алмый мәтәлгән бер вакытта, Кытайдан яңа шомлы хәбәрләр ишетелә. Чин табиблары грипп вирусының пандемия барлыкка китерерлек куәткә ия булган яңа штаммын ачыклаганнар. Аны дуңгызлар тарата, әмма ул кешегә дә йога икән. Галимнәр вирусның мутантлашып, кешедән кешегә күчә алырлык хәлгә килү ихтималы зур булуын әйтәләр. Хәзерге вакытта вазгыять әле куркыныч ук дип саналмый, әмма яңа вирусның кешегә йогу дәрәҗәсе көчле, диләр.
Дуңгыз гриппы белән без 2009-2010 елгы сезонда бер тапкыр очрашкан идек инде. Байтак кешене аяктан екса да, ул чактагы грипп алай ук коточкыч булып чыкмады. Ул башка грипп вирусларына охшаган һәм күп кешедә аңа иммунитет булганлыгы ачыкланды.
Яңа дуңгыз гриппы вирусы исә алдагысыннан хәтәррәк булачак, диләр. Ул башка вирусларга охшамаган, кешеләрнең аңа каршы тору сәләте бик кечкенә, яисә бөтенләй юк.
Бер пандемияне очларга өлгермичә, икенчесе белән очрашсак, хәлләр мөшкел булачак бит инде. Тормыш һәм сәламәтлек өчен дә куркыныч нык артачак, икътисадның хәле дә яман булачак. Беренче пандемия тәрбибәсе шуны күрсәтә: мондый хәбәрләргә бармак аша карарга ярамый. Кайчан гына әле без Кытайдагы хәлләргә ярым ышанмый караган идек, безгә кадәр чир килеп җитмәс шикелле, чын да түгел кебек тоела иде. Хәзер инде пандемиянең икенче дулкыны булачагы турындагы хәбәрләрдән көләсе килми бер дә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы иң начары алда булачагын әйтеп торганда бигрәк тә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Бәйле