Рината Тейның ире ни хәлдә?

-- Лейла

 Күптән түгел җырчы Рината Тэй коточкыч юл һәлакәтенә эләккән ире Сагирны тернәкләндерү өчен акча җыйган иде. Хәзер Сагирның хәлләре ничек? Алга китеш бармы? Бу турыда Шәһри Казан журналистлары Ринатадан сораша.

  • Пандемия аркасында Сагирны тернәкләндерү үзәгеннән өйгә алып кайтырга туры килде. Ул әлегә Чаллыда әти-әнисе йортында. Шулай ике арада йөрим. Аның белән нигездә онлайн шөгыльләнәбез. Тизрәк Казанга тернәкләндерү үзәгенә алып киләсем килә. Әкрен генә сөйләшә башлады, туган көнендә дә барлык котлаучыларга рәхмәтне үзе әйтте. Сөйләме аңлаешлы түгел, әмма алга таба сөйләм өстендә эшләячәкбез. Ул ни булганын аңлый да, аңламый да кебек әле, — дип сөйләгән Шәһри Казан газетасына  Рината Тэй.
Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле