Татарстанда 13 яшьлек югалган кызны эзлиләр

-- Лейла

Татарстанда Курск өлкәсенең Белица авылыннан 13 яшьлек Екатерина Анищенконы эзләү эшләре бара.

Кыз 27 июнь көнне өйдән чыгып китә. 30 июньдә аны Әгерҗедә күреп алалар, шул ук көнне ул Яр Чаллы ягына таба китә һәм югала. Бу хакта «Челнинские известия»хәбәр итә.

Кызның  кайда булуы  турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган барлык кешеләрне полициягә шалтыратуны сорыйлар.

Чыганак:  Вечерняя Казань

Бәйле