Казанда салют булачак: кайда һәм кайчан?

-- Лейла

Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре. Бу хөрмәткә 4 мең залплы салют булачак. Феерияне 3 июль  21:00 сәгатьтә «Чаша» янында һәм Кремль яр буенда карарга мөмкин. 

«Шәһәребезнең меңьеллык тарихында тагын бер мөһим этап барлыкка килде«, — дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин «хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирүне.

Бүген Владимир Путин Россиянең 20 шәһәренә «хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне хуплады, алар арасында Казан да бар иде. Иртәгә казанлылар үз-үзеңне изоляцияләү тәртипләре йомшару фонында, ниһаять, салютны шәхсән карый алачак.

 

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле