Сөяркәсе белән эчеп утырганда баласы елгада батып үлә

-- Лейла

Тывада кичә югалган дүрт яшьлек малайның мәетен тапканнар.  Кичә аның әнисе белән үги әтисе бергә елга ярында пикник оештырганнар. Бала алар белән булган.

Әмма кичке биштә, эчеп туйгач, баланың юклыгы исләренә төшкән. Шундук полициягә хәбәр итмәгәннәр, чөнки исерекләрнең хәлләре булмаган. Баланың гәүдәсе бүген болар ял иткән урыннан 500 метр ераклыкта елгада табылган.
Тыва республикасы буенча РФ Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Чыганак: Омет

Бәйле