Кардиолог һәм терапевт Ирина Мурадян йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеген профилактикалауда нинди витамин мөһим роль уйнавын аңлатты.
Табиб сүзләренә караганда, организмда D витамины дәрәҗәсен белү мөһим. «D витамины дефициты йөрәк-кан тамырлары авыруларының өстәмә риск факторы буларак карала. Һәм гипертензияне профилактикалау һәм дәвалауда комплекслы якын килү компонентларының берсе булырга мөмкин», — дип китерә Medical Note порталы кардиологның сүзләрен.
Россиядә 30-60 кг/м.га кадәр күрсәткеч нормаль санала.
Кардиолог билгеләп үткәнчә, канда D витамины кытлыгы булганда, дозировка һәм препаратны сайлап алуны табиб үткәрергә тиеш. Шулай ук кан күрсәткечләрен контрольдә тотарга кирәк.
Чыганак: РИА-Новости