Йөрәк өчен иң файдалысы…

-- Лейла

Кардиолог һәм терапевт Ирина Мурадян йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеген профилактикалауда нинди витамин мөһим роль уйнавын аңлатты.

Табиб сүзләренә караганда, организмда D витамины дәрәҗәсен белү мөһим.  «D витамины дефициты йөрәк-кан тамырлары авыруларының өстәмә риск факторы буларак карала. Һәм гипертензияне профилактикалау һәм дәвалауда комплекслы якын килү компонентларының берсе булырга мөмкин», — дип китерә Medical Note порталы кардиологның сүзләрен.

Россиядә 30-60 кг/м.га кадәр күрсәткеч нормаль санала.
Кардиолог билгеләп үткәнчә, канда D витамины кытлыгы булганда, дозировка һәм препаратны сайлап алуны табиб үткәрергә тиеш. Шулай ук кан күрсәткечләрен контрольдә тотарга кирәк.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле