Татарстанда коронавирустан үлүнең 18 нче очрагы теркәлгән

-- Лейла

Татарстанда пациентның яңа коронавирус инфекциясеннән үлүенең 18 нче очрагы теркәлгән. 1973 елда туган кеше Казанда вафат була. Бу хакта республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр.

Июнь башында ир уртача авыр хәлдә РКЙАХнең провизор госпиталенә тикшерү өчен китерелә. Шул ук көнне 16-нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе базасында ике яклы полисегментар пневмония белән вакытлыча йогышлы госпитальгә салына. 14 июнь көнне   ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Үлем 16 июньдә  теркәлә.

 

Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. Мәрхүмнең туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашалар.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле