Июльдә нинди дару үләннәрен җыярга?

-- Лейла

12 июльгә кадәр үләннең файдасы сабагында, Питраудан соң — тамырында, ди өлкәннәр. Җәйнең икенче аена да аяк бастык. Кышын бу нигъмәтләрнең берсен дә эзләп табып булмый. Шуңа да соңга кала күрмәгез!

Файда китерсен дисәң, дару үләннәрен вакытында һәм дөрес итеп җыярга да кирәк. Аларны сәнәгать предприятиеләреннән, шәһәрдән, трассалардан, чүплекләрдән, тимер юллардан кимендә 30 чакрым ераклыктагы җирдән җыярга тырышыгыз. Ни өчен дисәгез, алар һавадагы, туфрактагы һәм судагы агулы матдәләрне үзләренә гел сеңдереп тора. Үләннәрне коры һәм аяз көндә, иртәнге сәгатьләрдә яки кичке якта – сәгать дүрт белән биш арасында җыегыз. Ә менә томанлы, яңгырлы көндә, чык төшкән вакытта җыюның мәгънәсе юк. Үләннәрне җыеп алгач ук, киптерү җаен карагыз, юкса аның сыйфаты начарланачак.

Иң яхшысы — аларны чормада һәм яхшы җилләтелә торган бинада киптерү. Үләнне бәйләм-бәйләм итеп элегез. Аның кипкәнме-юкмы икәнлеген белү өчен яфракларын уып карагыз. Әгәр дә алар бик тиз уалса, әзер дигән сүз. Ә менә орлыклары һәм җимешләре кыштырдаган тавыш чыгарырга, тамыр һәм кайрылары, сабаклары бөгеп караганда җиңел сынарга тиеш. Шунысына да игътибар итегез: дөрес киптерелгән үлән үзенең төсен саклый. Киптерелгән чималны кәгазь капчыкларда, пыяла банкаларда тотыгыз. Полиэтилен пакетларда саклаган очракта ул тиз бозыла, күгәреп чыга.

Июльдә җыела торган үләннәр:

Сары мәтрүшкә – ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта, канны туктата, тынычландыра, ютәлдән коткара, стоматит һәм гингивит вакытында кулланыла.

Җир җиләге һәм каен җиләге яфраклары – матдәләр алмашын яхшырта, организмдагы тозларны чыгара, ангина вакытында булыша.

Кылыч үлән (аир, җир тамыры) – авыртуны баса, тынычландыра, ялкынсынуга каршы файдаланыла, температураны төшерә.

Сазанак (багульник, чабыр үләне) – үпкә авырулары, бөер, ашказаны-эчәклек, тоз утыру авыруларыннан, ревматизмнан коткара.

Каен яфраклары – организмнан шлакларны чыгарырга, канны чистартырга булыша. Су борычы (горец перечный) – тире авырулары вакытында кулланыла.

Мәтрүшкә – салкын тигәннән, йокысызлыктан файдаланыла, нерв системасын тынычландыра.

Әрекмән тамыры – чәчне ныгыта.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле