Кировта бала 5 кат тәрәзәсеннән егылып исән кала

-- kadria

Кировта ел ярымлык баланың тәрәзәдән егылу факты буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә.

Бәхетсезлек очрагы Нововятск микрорайонының Коммунистическая урамында булган. Малай бүген иртән тәрәзәдән бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Баланы хастаханәгә салганнар.

Билгеле булганча, бу хәл вакытында өлкәннәр өйдә булганнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, сабый тәрәзә төбенә басып, ачык тәрәзәнең маскит челтәренә терәлә, ә аннары аның белән бергә егылып төшә.

Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганак: RG.RU

Бәйле