Фаҗига: «Хатынын уколлар белән генә тынычландыралар. Хәле бик начар»  

-- Лейла

«Кызын һәм хатынын бик ярата иде», — ди дуслары.

Башкортстанның Кандра янындагы М-5 трассасында җитди авариядә һәлак булучының шәхесе билгеле булды. Ул республиканың Туймазы районында яшәүче 30 яшьлек Азамат булып чыга.

4 июль көнне федераль трассаның 1341нче чакрымында ВАЗ-2110 һәм Чиләбедә яшәүче 35 яшьлек ир «Hyundai Cretа» автомобильдә бәрелешкән. Көчле бәрелүдән машина кюветка оча һәм әйләнә – Азамат һәлакәт урынында җәрәхәтләрдән үлә.

Авария шаһитлары сөйләгәнчә, табиблар килгәндә Азамат әле исән булган.

— Ул авариядән соң бер сәгатьтән артык ятты, аны вакытында дәваханәгә алып китмәделәр, чөнки пульсны тикшерүче аппаратлары ватык иде. Аңа ярдәм итеп булмый дип, дип уйладылар һәм күп вакыт югалттылар. Бәлки коткарырга мөмкин дә булгандыр, — ди урындагы ханым.

Азаматның өч яшьлек кызы һәм 23 яшьлек хатыны калды. Узган ел аның хатыны — әнисен, ә хәзер яраткан кешесен югалткан. Яшьләр 2016 елда өйләнешкәннәр, 2017 елның 8 мартында аларның кызлары туа.

— Матур пар иде. Азамат гаиләсе өчен барысына да әзер иде. Хатынын һәм кызын бик яратты, — ди дуслары.

— Хатынын берничә көн инде уколлар белән генә тынычландыралар, аның хәле бик начар, — дип сөйли якыннары.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле