Стәрлетамакта үлгән шәфкать туташын коронавирус исемлегенә керткәннәр

-- Лейла

57 яшьлек шәфкать туташы Флүрә Әзелгариева 25 майда ук үлгән. Бу “Хәтер исемлеге”ндә Башкортстаннан әлегә алты медицина хезмәткәре кергән. Алар Дәүләкән үзәк район хастаханәседә ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе Радик Исхаков, Мәскәү өлкәсендә Егорьевское үзәк район хастанәсендә эшләгәндә авыру йоктырып үлгән 28 яшьлек табиб Наил Саматов, Бәләбәй хастаханәсе шәфкать туташы Елена Никонорова, Уфадагы психотерапия үзәгендә балалар психиатрия табибы, 54 яшьлек Лариса Нурлыгаянова, һәм Уфадагы республика клиник хастаханәсендә эшләгән 54 яшьлек иммунология табибы Олеся Дәүләтнурова.

Берсенең дә коронавирустан үлүе Башкортстан хакимияте тарафыннан рәсми рәвештә танылмаган. Русия хөкүмәте карары белән, коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләренә иминият түләүләре каралган. “Хәтер исемлеге”нә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен аларның туганнары һәм хезмәттәшләре сүзенә нигезләнеп кертәләр.

Исемлектә Татарстаннан биш табиб бар: Чаллыдан 53 яшьлек дерматовенеролог Татьяна Житкова, Казаннан 66 яшьлек кардиолог Рәшит Миңнетдинов, Мөслимнән 40 яшьлек балалар табибы Нассер Гассан Назим, Чаллы СПИД-үзәгендә өлкән лаборант булган 65 яшьлек Тамара Новикова һәм Казаннан ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры 51 яшьлек Илгинә Хисамова.

Русия исемлегендә әлегә барлыгы 526 табиб. Алар арасында Калининградта анестезиолог-реаниматолог булып эшләгән 55 яшьлек Ридван Абдураманов, Мәскәүдә ЦСКА баскетбол такымының спорт табибы Роман Әбҗәлилов, Мәскәүдәге Иноземцев исемендәге хастаханәдә травматолог-ортопед булган 65 яшьлек Надир Вәлиев, Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәр хастаханәсендә акушер-һинеколог Хәнәфи Гарифуллин, Мәскәүнең 146 санлы поликлиникасы шәфкать туташы 56 яшьлек Динә Мансурова, Екатеринбур хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире 54 яшьлек Юрий Мансуров, Пензаның 4нче санлы шәһәр поликлиникасы шәфкать туташы Асия Матурова, Мәскәү өлкәсе Люберцы район хастаханәсене шәфкать туташы, 73 яшьлек Рәшидә Нәфыйкова, Калуга өлкәсе Малоярославец шәһәре табибы, 72 яшьлек Әлфия Толченицына, Пенза өлкәсе Неверкино авылында ашыгыч ярдәм машинасы йөрткән 54 яшьлек Фәрит Хәмитов һәм Саранскиның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең 60 яшьлек хезмәткәре Наилә Әюпова да бар.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле