Коронавирустан вафат булган Ильяс Галимов гаиләсенә ярдәм кирәк!

-- Лейла

 Ильяс Галимовның хатыны – ирсез, кызлары әтисез калды. Билгеле булганча, танылган көрәшче, Татарстанның атказанган спорт остасы Ильяс Галимов коронавирустан 3 июнь көнне вафат булды. Башта аңарда яңа вирус барлыгын инкарь итсәләр дә, соңрак Ильясның барыбер шушы зәхмәттән вафат булуы ачыкланды.

Ильяс Галимовның хатыны – ирсез, кызлары әтисез калды. Батыр вафатыннан соң хатынының да әле рәтләп эшли алганы юк. Башта ул да хастаханәдә ятты, хәзерге вакытта да больничныйда. Кызлары да әтиләрен югалтуны бик авыр кичерә икән. Ә яшәргә кирәк. Кызганыч, матди ярдәм дә сорала. Шул уңайдан Әлмәт көрәшчеләре көрәш җәмәгатьчелегеннән Ильясның гаиләсенә ярдәм итү турында мөрәҗәгать белән чыкты. Әлмәт көрәш федерациясе инде матди ярдәм күрсәткән. Башкалар да бу эштән читтә калмасыннар иде, ди алар.

Шөкер, Ильясның әниләре исән-саулар, авырмыйлар.

Реквизитлар: 4276 6200 2865 4469 (Гафиев Фанис Наильевич исеменә) Банк картасы 89872923796 телефонына беркетелгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле