Чүпрәледә булып узган давыл нинди зыян китергән?

-- kadria

Кичә Чүпрәле районы буйлап давыл узган.
Көчле җил һәм давыллы яңгыр аркасында Яңа Әлмәле һәм Иске Чүти авылы халкы аеруча зыян күргән. Урамнарда агачлар ауган, көчле җил аркасында, шәхси йортларның түбәләре һәм капкалары, ишегалды корылмалары җимерелгән.


Кичәге давылдан 50 шәхси йорт зыян күргән, дип хәбәр итә «Родной край» район газетасы. Бүген Чүпрәле районы башкарма комитетында бу гадәттән тыш хәл буенча комиссия утырышы узган, анда иминият агентлыклары вәкилләре, шулай ук банк вәкилләре чакырылган. Очрашу барышында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү чаралары турында фикер алышу булган.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий