Халык синоптигы Татарстандагы эсселәр турында ни ди

-- Лейла

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, бу – алдавыч җылы. Иң күп җылыны, кояшлы көннәрне августта көтәргә кирәк.
– Июль ае июньнән җылырак булачак. Алда яңгырлары да, хәвеф-хәтәрләре дә көтелә. Әлеге күренешләр кышның җылы килүенә бәйле. Быел кар да күп яумады, буран да күп булмады бит, – ди Әмир ага. – Томаннар еш төшәчәк. Бу – җәй өчен гадәти күренеш. Көннәр кыскарып, төннәр озынайгач, әлбәттә, томаны да төшә. Уңыш әйбәт булачак.
Роман Вильфанд да июль аенда явым-төшем дә, табигать бәла-казалары да күп булуын атмосферадагы һава массаларының актив хәрәкәтләнүенә бәйләп аңлата. Россиядә 2020 елның беренче алты аенда явым-төшем шактый яуган. Мәскәүдә бу күрсәткеч еллык норманың 70 процентын тәшкил иткән. Шул ук вакытта беренче яртыеллык метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булган, ә уртача температура бер ел эчендә иң җылы күрсәткечләр унлыгына эләгәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан гидрометеоүзәге республикада һава торышының начарлануы турында кисәтте. 7 июльдә алмашынучан болытлы һава вәгъдә итәләр. Кич кыска вакытлы яңгыр, боз явуы ихтимал, төнлә һәм көндез явым-төшем көтелми.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле