Ефремов оештырган һәлакәт буенча тикшерү эше тәмамланды

-- Лейла

Мәскәү буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы актер Михаил Ефремовка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Бу хакта Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Васенин хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, һәлакәт нәтиҗәсендә курьер Сергей Захаров һәлак булды. Инциденттан соң Ефремовка карата үлем очрагы буенча  җинаять эше кузгатылган. Суд карары буенча, ул 9 августка кадәр өй аресты астында булачак.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле