ВИЧ турында 7 факт: ни өчен 50 яшьтән өлкәнрәкләр ешрак авырый һәм ничек сакланырга?

-- kadria

ВИЧ турында нинди уйдырмалар һаман да «исән», кемнәр риск төркеменә керә, ни өчен Covid-19 аркасында СПИД-үзәккә шалтыратулар арткан?

Агымдагы елның биш аенда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 421 яңа очрагы ачыкланган. Авыручылар арасында 280 ир-егет, 141 хатын-кыз, шулай ук 6 бала бар. Соңгы биш елда республикада 30 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар саны арта. Шул ук вакытта 50-60 яшьлекләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыручыларның аеруча артуы күзәтелә.

«Соңгы өч елда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр төркеменә күчүе күзәтелә. Агымдагы елның биш аенда вирус йоктыручыларның гомуми күләменнән 30-50 яшьлекләр арасында авыручылар 71 процентны тәшкил итә, 50 яшьтән олыраклар арасында — 13,5, 15-29 яшьлекләр арасында — 13 процент», — диделәр СПИДка карашы көрәш һәм профилактика республика үзәгендә.

Әгәр 2018 елда Татарстанда яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәкләр ВИЧ-инфекция белән зарарланган кешеләрнең гомуми күләменең 11 процентын тәшкил иткән булса, 2019 елда исә бу сан 14 процентка кадәр арткан. Бу тенденция табибларны борчуга сала. Димәк, яшьләргә караганда, олы кешеләрдә бу куркыныч инфекция һәм аны йоктыру юллары турында мәгълүмат аз дигән сүз. Өстәвенә, өлкән яшьтәгеләр арасында җенси активлык саклана, әмма ВИЧ-инфекция аларга янамый дип ялгышалар.

Әгәр тарихны искә төшерсәк, ВИЧ эпидемиясе Советлар Союзында 1989 елда башлана. Башта бу вирус медицина җиһазларының стериль булмавы аркасында инъекция юлы белән күчкән. Ул вакытта наркотиклар кулланучылар аеруча риск төркеменә кергән була. Вирус йоктыруның бу юлы шактый озак вакыт өстенлекле булып торды. Ләкин соңгы дистә елда бу вазгыять тамырдан үзгәрде. Хәзер вирус йоктыруның төп юлы — җенси юл. 2019 елда барлык очракларның 66,5 проценты җенси юл белән йоктырылган, 32,6 проценты веналар аркылы булган. Ничек кенә сәер булмасын, соңгы вакытта коронавирус пандемиясе аркасында, республика халкында ВИЧ-инфекция белән кызыксыну арткан.

«Кешеләр сәламәтлекләре, яңа инфекция өчен борчыла. Гомумән, йогышлы авыруларга карата кызыксыну артты. Кешеләр үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булсын өчен коронавирус үзенчә бер этәргеч булды», — диде СПИДка каршы көрәш һәм профилактика республика үзәге табибы Роза Мөхәммәтова.

Спикер китергән мәгълүматларга караганда, «ышаныч телефонына» көненә якынча биш, атнасына 30лап шалтырату була. Кешеләр ВИЧ-инфекциягә кайда анализ биреп булуы һәм саклану ысуллары турында ешрак кызыксына икән.

ВИЧ ничек күчә?

Агымдагы елның биш аенда Татарстанда ВИЧ-инфекцияне җенси юл белән йоктыру элеккечә беренче урында. Болай зарарланучылар гомуми авыручыларның 64,1 процентын тәшкил итә. Веналар аркылы йоктыручылар — 34,9 процент. Вертикаль юл (әнидән балага күчү) — 0,7 процент, шул ук вакытта 0,2 процент очракта авыру йоктыруның төгәл юлын ачыклап булмаган.

«Вирусның бары тик кан, җенес сыеклыклары һәм күкрәк сөте аркылы күчүе төгәл билгеле. Пассив аналь җенси акт вакытында вирус йоктыру ихтималы бик зур, әмма бер тапкыр булган җенси контакттан соң да авыру йоктыру очраклары куркыныч. Җенси юл белән йога торган авырулар ВИЧ белән зарарлану куркынычын шактый арттыра. Вирус йөкләмәсе никадәр түбән булса, авыру кешедә вирус йоктыру сәләте шулкадәр кимрәк була», — диде Роза Мөхәммәтова.

ВИЧ-инфекцияле кеше кулланган стериль булмаган шприцлар һәм энәләр файдалану — инъекцион наркотиклар кулланучылар күп булган илләрдә ВИЧ йоктыруның еш очрый торган юлы. Энә белән медицина манипуляцияләре ясаганда очраклы уколлардан аермалы буларак, гомуми энәләр аркылы чир йоктыру куркынычы күпкә зуррак, чөнки инъекцион наркотиклар кулланучы энәләргә кан җыйдырып, аларның дөрес торышын тикшереп карый.

Профилактик чаралар булмаганда, йөкле вакытта ВИЧның әнидән балага күчү ешлыгы 15-30 процентны тәшкил итә. Бу очракларда ВИЧ-инфекция йоктыруның 75 процент очрагы йөклелекнең соңгы срокларына һәм бала табу вакытына туры килә. ВИЧның вертикаль күчү очракларының якынча 10 проценты йөкелекнең беренче ике триместрында була, тагын 10-15 проценты — күкрәк сөте имезгән вакытта. Хәзерге вакытта антивирус терапиясе һәм планлы кесарев кисеме аркасында ВИЧның вертикаль күчүе сирәк очрый.

 ВИЧ ничек йога алмый?

ВИЧ-инфекцияле кешенең бөтен сыеклыклары да бу вирусны йоктыра алмавын кешеләр хәзергә кадәр аңлап бетерми. Кул кысышканда, кочаклашканда, үбешкәндә ниндидер курку бар, әмма болар берсе дә куркыныч түгел. Черкиләр, борчалар, бал кортлары һәм төклетуралар вирусны кешегә йоктыра алмый. Вирус көнкүреш контактларда гына йокмый. Каны булмаган төкерек һәм күз яше сыеклыгы аркылы вирус йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Чөнки ВИЧ төкерек аша күчми, гомум кулланылышта булган стаканнар, чәнечкеләр, бутербродлар яки җиләк-җимешләр аша күчми. Әйдәп баручы белгечләр фикеренчә, зарарланмаган тирегә инфекцияле сыеклыклар (мәсәлән, кан) эләгү вирус йоктыру өчен җитәрлек түгел.

ВИЧ ничек йога: мифлар һәм чынбарлык

Вирус йога торган очраклар:

Кан аша;

Җенси мөнәсәбәтләр вакытында;

Ана сөте аша балага.

Вирус йокмый торган аралашу очраклары:

Күрешү;

Кочаклашу;

Үбешү.

 ВИЧ йоктырудан ничек сакланырга?

ВИЧтан саклану өчен наркотиклар кулланмаска, стериль кораллар кулланылмый торган шикле урыннарда татуировкалар һәм пирсинг яки тире катламын боза торган башка процедуралар ясатмаска кирәк. Һәрвакытта да шәхси кырыну станогы, маникюр кайчылары, теш щеткасы һәм мунчала кулланырга кирәк. Очраклы җенси элемтәләрдән сакланырга, яңа партнер белән презервативлар кулланырга кирәк. Бу гади кагыйдәләр кешене вирустан саклый ала.

Кайчан ВИЧка тикшеренү узарга кирәк?

Яңа партнер белән презерватив кулланмыйча җенси контактта булганнан соң яки презерватив ертылган очракта.
Әгәр партнерыгыз башка кеше белән җенси контактка кергән булса.
Җенси көчләү булганнан соң.
Хәзерге яки элеккеге җенси партнерыгыз ВИЧ-инфекцияле булса.
Әгәр партнерыгыз чит кеше энәләре белән кулланган яки инфекция йоктыруың башка куркынычына юлыккан булса.
Җенси юл белән күчә торган башка инфекция йоктырган булсагыз.
Наркотиклар яки башка матдәләр кадау, шулай ук татуировка һәм пирсинг ясату өчен стериль булмаган энәләр яки шприцлар кулланганнан соң.
ВИЧ-инфекцияле кешенең каны белән контакттан соң.

«Тәрәзә чоры» күпмегә сузыла?

Инфекция йоктырган кешенең үзен озак вакыт сау-сәламәт итеп хис итүе — ВИЧ-инфекциянең төп куркынычы. ВИЧ йоктыру мизгеленнән алып, ИФА ысулы белән канда ВИЧка антитәнчекләрне ачыклаганчы, ике атнадан бер елга кадәр вакыт узарга мөмкин. Бу вакыт — «тәрәзә чоры» дип атала. ВИЧка антитәнчекләр анализы бу чорда тискәре була, шул ук вакытта вируслы кеше тирә-яктагылар өчен куркыныч була. Шуңа күрә сакланмыйча җенси контактка кергәннән соң бер ай узгач кан тапшырырга киңәш итәләр. Кабаттан өч, алты һәм 12 ай узганнан соң да кан тапшырырга кирәк.

ВИЧ-инфекцияле кешеләр күпме яши?

ВИЧ — гомернең сыйфатына һәм озынлыгына шактый йогынты ясый ала торган йогышлы авыру. ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең ничек һәм күпме яшәве турындагы статистика күп факторларга, шул исәптән пациентның җенесенә, яшенә һәм булган патологияләренә бәйле рәвештә аерыла. Заманча медицина тәкъдим иткән терапия авыруның хәлен тотрыклы итүгә юнәлгән. ВИЧ белән авырган кешенең уртача гомер озынлыгы ике-биш елдан 25 ел һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Табибка күренеп торган һәм тиешле препаратларны кабул иткән пациентлар тулы канлы тормыш белән яши һәм бернинди чикләүләр дә сизми.

ВИЧ белән авырган кешеләр Covid-19 коронавирусы йоктыру куркынычына бирешүчән

ВИЧ-инфекцияле һәм аны дәвалауга керешмәгән пациентлар, түбән иммун статусына ия кешеләр 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән беррәттән коронавирус буенча риск төркеменә керә. Бу ике төркемгә кергән кешеләрнең дә организмнарының саклагыч функцияләре көчсезләнә, аларда коронавирус инфекциясе гомер өчен куркыныч булган төрле өзлегүләр белән узарга мөмкин.

«ВИЧ-инфекцияне АРВТ-терапия белән дәвалау, иммун статусын һәм гомуми халәтне нормальләштерү ВИЧ-инфекцияле пациентлар өчен Covid-19га каршы профилактикада мөһим урын алып тора. Медицина битлеге генә киеп йөрүнең җитәрлек булмавын аңлау мөһим. Иммунитет тулы көченә эшләргә тиеш, бары тик шул вакытта гына организм артык өзлегүләрсез вируска каршы тора алачак. Нәкъ шуңа күрә дә пандемия чорында СПИД-үзәк үз эшен туктатмады, ә үзизоляция вакытында АРВТ-препаратларын безнең пациентларның өйләренә волонтерлар илтеп бирде», — диде Роза Мөхәммәтова.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, пандемия куркынычы әле дә саклана, шуңа күрә «СПИД» республика үзәге хезмәткәрләре үз пациентларына социаль контактларны чикләргә тәкъдим итә. СПИД-үзәктә диспансер күзәтүе узмаган һәм шул сәбәпле ВИЧ-инфекцияне СПИД стадиясенә җиткергән авырулар өчен Covid-19 вирусы иң куркынычы булып тора. Мондый авыруларның Covid-19дан котылу шансы бермә-бер түбән.

ВИЧка тестны ничек узарга?

ВИЧка тест Казанда, СПИД үзәгендә үткәрелә. Адресы: Ершов урамы, 65 йорт.

Эш вакыты: эш көннәрендә 8.00-18.00 сәгатьләрдә, шимбә 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

ВИЧка тест үтү аноним һәм бушлай. Алдан язылу таләп ителми.

Телефон номерлары: 8 (843) 272-45-95, 272-70-90

СПИД үзәгенең Чаллыдагы филиалы: Вахитов проспекты, 12 йорт.

Эш вакыты: эш көннәрендә 08.00-18.00 сәгатьләрдә.

Телефон: 9 (8552) 388-839

СПИД үзәгенең Әлмәттәге филиалы: Түбән Мактама бистәсе, Промышленная ур, 1А йорты

Эш вакыты: эш көннәрендә 08.00-17.00 сәгатьләрдә.

Башка шәһәр һәм торак пунктларда ВИЧка тестны яшәү урындагы сырхауханәләрдәге инфекцион кабинетларда тапшырырга була.

Чыганак: Интертат

Бәйле